Балтач делегациясе Казан шәһәрендә изге апостоллар Петр һәм Павел храмында булып кайттылар
Төрлесе

Балтач делегациясе Казан шәһәрендә изге апостоллар Петр һәм Павел храмында булып кайттылар

Сәфәр махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен үзенчәлекле вакыйга булды

«Мәрхәмәт Казан» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән оештырылган сәфәр кысаларында, Балтач районы делегациясе Казан шәһәрендә изге апостоллар Петр һәм Павел храмында булып кайттылар.

Сәфәр махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен үзенчәлекле вакыйга булды.

‎Райондашларыбыз гыйбадәтханәнең тарихи интерьерларын карадылар, чиркәү тарихы белән таныштылар. ‎Сәфәр Президент грантлары фонды һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

«Мәрхәмәт Казан» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте автоном коммерцияле булмаган оешмасы сәфәр кылучыларны транспорт белән тәэмин итү, экскурсия хезмәте күрсәтү һәм тукландыру белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алды. ‎ 


сәяхәт

Нет комментариев