Үзенең яшәеше дәверендә илебез тарихы белән үрелеп барган бу авылның язмышы үзенчәлекле дә, гыйбратле дә. Ул — зур тарихның кечкенә көзгесе, буыннарның хәтере һәм киләчәккә илтүче күпере. Һәркемнең балачак хатирәләре белән бәйле, шул рәхәт заманнарга алып кайта торган мизгелләрне искә төшерүче, җанның иң нечкә кылларына кагылып, ерак, шул ук вакытта бик якын вакыт араларын яңадан бер кат күңел аша үткәрә торган җирләре, вакыйгалары бар. Күпләр өчен Егерме алты авылы гомернең нәкъ шундый бер мизгеле булып кала бирә.
1942-1975 елларда Балтач, Арча районнары чикләшкән урман эчендә егерме алтынчы кварталда урнашкан, яшәгән, эшләгән, рәсми рәвештә «Красный Восток» бистәсе исемен йөрткән, гади халык телендә «Егерме алты» дип йөртелгән авыл турында газетабыз битләрендә, яисә социаль челтәрләр аша елга бер тапкыр булса да искә алабыз.
Туган авыл, туган як хатирәләре бүген дә халыкны бергә туплый
Авыл юкка чыгып, бистә урнашкан аланлык инде агачлар белән капланса да, авыл тарихын бүген дә шул исем белән хәтердә сак-лаган, шул бистәдә гомер кичергән, эшләгән, балачагын уздырган кешеләр хәтерендә әле дә яши. Заманында төрле милләт вәкилләрен араламый үз куенына алган Егерме алты бистә зираты да, ул чакларны онытмагыз дигән кебек колачлы агачларын шаулатып, җилдә акрын гына пышылдый сыман.

Туган авыл, туган як хатирәләре бүген дә халыкны бергә туплый. Әйткәнебезчә, йортлар, каралты-куралар калмаса да, Егерме алты авылына барыр юлны онытмый бу авыл балалары. Арча районы Көлеч (Ключище), Поник авыллары аша йөрер юл-сукмакларны агач басса да, элек-электән үзара аралашып яшәгән районыбызның Нормабаш авылы аша юлны бетермиләр алар.
Авылдашлары, күрше-туганнары белән очрашу, туган авылларын күрү, мәрхүм булган якыннарын зыярат кылу максаты белән ел саен авылга бару өчен урман кырында очрашу уздыралар. Егерме алты авылы балалары, бүген инде әби-бабай булган кешеләр 2026 елның июлендә егерме икенче тапкыр туган авылларына барыр өчен тагын урман кырында очраштылар.
Билгеләнгән июль көнендә, гадәттәгечә, Егерме алты авылына бара торган урман почмагында, һәр килгән кеше бер-берсен шатланып, кочак-лашып каршы алды. Быел да Үзбәкстаннан, Ташкент шәһәреннән кайтучылар бар иде. Казан, Арча, Балтач, Саба, Шәмәрдәннән килүчеләр, бар да быелгы очрашуның тагын да әһәмиятле икәнен ассызыклап, үзләренең балачакларын, яшьлек елларын, әти-әниләренең хезмәт юлларын тагын бер кат күздән кичерделәр.
«Килә, килә, китап килә»
Менә басу юлында авылдашлары Фидаил Шәяхмәтовның машинасы күренде. – Килә, килә, китап килә, – диештеләр төркемдәгеләр. Түземсезлек белән көткән машина килеп җитте. Машина хуҗасы Фидаил Шәяхмәтовның, китаплар булды, хәзер өләшәбез, диюе тылсымлы сүз кебек яңгырады. Берничә мизгелдән һәркем кулына китап алып, туган авылы, гаиләсе, танышлары турындагы битләрне күздән кичерделәр.

Китапны булдыруда, аны архив документлары, төрле истәлекләр, фотографияләр аша авылның тулы канлы тормышын чагылдыруда гаять зур көч куйган Рушания Бәдретдинова үзе дә биредә. Ул авылдашлары алдында чыгыш ясап, китапны булдыруда зур булышлыклары өчен һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Сез булмасагыз, бу китап та булмас иде, бу безнең тарих, безнең хәтер, безнең узган юлыбыз, диде ул.
Рәхмәтләрнең иң зурысы – авылдашыбыз Фидаил Шәяхмәтовка, китаплар аның зур матди ярдәме белән дөнья күрде. Барлык авылдашларын социаль челтәрләр аша туплаган, фотоларны булдыру, эшкәртүдә зур көч куйган, Егерме алтының рәсми фотографы, дип исем алган Мансур Латыйповка рәхмәтле мин, диде Рушания ханым.
Саллы китап, тышкы яктан түгел, ә үзенең эчке эчтәлеге белән дә зур тарихи чыганаклар туплаган, ул заманның халәтен урман эчендә утырган авыл кешеләренең язмышы, тормышы аша киләчәк буыннарга ядкарь итеп тапшырыла торган бу хезмәтнең әһәмиятен бүген бер-ике сүз белән генә тасвирлап булмый, аның кыйммәте еллар үткән саен артачак.

1942 елның язында, сугышның көннән-көн авырлашкан чорында ачлык-ялангачлык котырганда оешкан бу авыл 33 ел яшәгән. Ул заманның идеологиясенә туры китереп, бистәне поселок «Красный Восток», дип атыйлар. Ә халык телендә ул, урманның 26 кварталында урнашканлыктан, 26 исеме белән йөртелә. Бөек Ватан сугышы чоры алдыннан Шәмәрдән урман хуҗалыгы алдында агач продукциясен җитештерүне арттыру бурычы куела. Урман эчендә землянкалар ясап, атналар буе шуларда яшәп, агач кисеп, бүрәнә әзерли тирә-яктан килгән халык.
Сугыш чорында агач күп кирәк була, инде эшчеләр алышмыйча, гаиләләрен дә шушында алып килеп, көнен дә, төнен дә, җәен-кышын, көзен-язын урман кисәләр. Урманны кисү генә түгел, аны башта атлар белән, соңрак полуторкаларга төяп, 17 чакрым ераклыктагы Шәмәрдән станциясенә эшелонга ташыйлар. Ул заманда паровозларга бик кирәк агач күмерен яндыруны да монда оештыралар.

Нет комментариев