Кәгазь түгел, иң мөһиме эш
Мәгариф

Кәгазь түгел, иң мөһиме эш

16 ел завуч хезмәтен башкарган Илсур Мансур улы 2000-2014 елларда мәктәп директоры булып хезмәт куя

Яшьтәшем Илсур Мансур улы Шиһабетдиновка да 70 яшь тулган икән бит. Шушы гомернең 40 елы минем күз алдында үтте. 26 ел бер мәктәптә эшләдек. Балтач мәктәбенә укытырга күчкәндә, ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары иде инде. Яшь чак, көчле чак, энергия ташып тора. Күңелле итеп яшәдек. Эшен дә эшләдек, җәмәгать эшләрендә дә бик актив булдык. Аннары ул уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнде.

Аны иң яхшы белгән елларым да шушы чорларга туры килә. Үз фикерен өздереп әйтүче, туры сүзле булуы өчен аны күпләр хөрмәт итте. «Кәгазь түгел, иң мөһиме эшегез булсын», – дигән фикерләрен мин әле дә сагынып искә алам.

16 ел завуч хезмәтен башкарган Илсур Мансур улы 2000-2014 елларда мәктәп директоры булып хезмәт куя. Яшь директор мәктәпне яңа традицияләр белән баетуга зур көч бирә: «Әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне», «Педагогик осталык ярминкәсе», «Алдынгылар слёты», «Талантлар парады», «Сәламәтлек көне»... санап китсәң, андыйлар бик күп.

Илсур Мансур улы 2000-2014 елларда мәктәп директоры булып хезмәт куя.

2003-2004 уку елларында Балтач урта мәктәбе авыл мәктәпләрендә профиль алды укыту буенча эксперименталь мәйдан булып торды. 2004-2005 уку елыннан профильле сыйныфлар эшли башлады. Бу тәҗрибә мәйданының авырлыгын, бернинди методик әсбаплар булмавын, һәр программаны үзләре әзерләгән укытучылар, мәктәп администрациясе үзе генә белә. Күпме республика семинарлары үкәрелде, күпме методик кулъязмалар бастырылды.

2006 елда мәктәбебез «Татарстанның иң яхшы мәктәбе» исемен яуласа, 2008 елда миллион сумлык грантка ия булды. Укучыларыбыз елдан-ел зуррак нәтиҗәләргә ирешеп, республика, Россия олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә җиңү яулый, БДИны 100 баллга бирүчеләр күренә башлады. 42 ел әнә шулай мәктәптә үткән дә киткән...

Игелекле бала, сөекле ир, кадерле әти, яраткан бабай буларак та хөрмәт итәм мин аны. Үзе гаиләсен ничек кадерләгән, саклаган булса, бүген шуның нәтиҗәсен күреп, бик кадерле кеше, хөрмәтле аксакал булып яши ул. Кая гына барса да, аны таныйлар, киңәшләшәләр, мәктәп елларында әйтеп бетермәгән рәхмәтләрен әйтәләр. Көчле физика мөгаллиме дә иде шул ул.

«Татарстанның атказанган укытучысы», «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Халык мәгарифе отличнигы» исеменә лаек шәхес. Бүген җиде дистәсен тутырса да, яшь күңелле, актив тормыш позициясен алып баручы хезмәттәшебезне, бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете теләп калабыз.

Балтач урта мәктәбе коллективы һәм ветеран укытучылар исеменнән Миләүшә Гарифуллина


Нет комментариев