Бәйге барлыгы 163 эш катнашкан, шуның 82се җиңүче булып танылган
Бүген район мәдәният үзәгендә коррупциягә каршы көрәш буенча республика иҗади бәйгесенең районкүләм өлешенә йомгак ясалды.
Быелгы бәйгенең үзенчәлеге – директор ярдәмчеләренең дә бәйгедә катнашуы булды.
Укучыларны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район прокуроры Алмаз Сәгытҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов тәбрикләде. Алар һәр балага, укытучыга уңышлар теләде, намус дигән төшенчә күңелеңдә булса гына коррупцияне җиңеп була, диде.
Бәйге барлыгы 163 эш катнашкан, шуның 82се җиңүче булып танылган. Иң яхшы эшләр республика этабына тәкъдим ителәчәк.
Нет комментариев