Балтач укучылары халыкара класслы спорт мастеры белән очрашты
Спорт

Балтач укучылары халыкара класслы спорт мастеры белән очрашты

Укучылар Әлфия ханымнан тренировкалар режимы, дөрес туклану, ярышлар алдыннан психологик әзерлек һәм җиңелүдән соң ничек бирешмәскә дигән сорауларга җаваплар алдылар

 "Хыял" яшьләр үзәгендә Балтач урта мәктәбенең  3-сыйныф укучылары өчен халыкара класслы спорт мастеры Әлфия Рәшит кызы Зиатдинова белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды. Ул үзенең спорт юлы, җиңүләре һәм уңышка ирешү юлында җиңеп чыккан кыенлыклары турында сөйләде.

Очрашуның практик өлешендә Әлфия Рәшит кызы кул көрәше һәм бадминтонның төп алымнарын күрсәтте, шулай ук аларны дөрес башкару техникасын кыскача аңлатты. Балалар чемпионны зур игътибар белән тыңладылар, ә ахырдан зур кызыксыну белән аның күпсанлы медальләрен һәм кубокларын карадылар.

Укучылар Әлфия ханымнан тренировкалар режимы, дөрес туклану, ярышлар алдыннан психологик әзерлек һәм җиңелүдән соң ничек бирешмәскә дигән сорауларга җаваплар алдылар.


Нет комментариев