Хезмәтенә күрә хөрмәте
Озак еллар намуслы хезмәте, район үсешенә керткән өлеше һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Активист” җәмгыяте фермасы мөдире Нина Тихоновна Чумакова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итү буенча озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан, Балтач полициясенең участок уполномоченные майоры Радик Рәкыйп улы Төхвәтуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Озак еллар намуслы хезмәте, район юл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “МДСУ-1” җәмгыяте машинисты Альберт Альфред улы Гыйматдинов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле хезмәте, яшь хезмәткәрләрне әхлакый - патриотик тәрбияләүгә зур өлеше, РФ Эчке эшләр органнарына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә актив катнашканы өчен оставкадагы юстиция подполковнигы Галия Мәхмүт кызы Таҗетдинова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итү буенча озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан, эчке эшләр подполковнигы Рәйхан Гайфетдин улы Мифтахов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев