Бүген кар һәм бозлавык фаразлана
Төрлесе

Бүген кар һәм бозлавык фаразлана

Җил үзгәрүчән булачак, тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк

Татарстанда 17 ноябрьдә кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Һава температурасы -2 дән +2 градуска кадәр тәшкил итә.

Җил үзгәрүчән булачак, тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк.


Нет комментариев