Чара барышында студентлар полиция хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлеге һәм кыенлыклары белән таныштылар
Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында Хокукый белемнәр атналыгы кысаларында Балтач районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Виктория Александровна белән очрашу һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең тормыш тарихларына нигезләнгән «Батырлык» фильмын карау булды.
Чара барышында студентлар полиция хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлеге һәм кыенлыклары белән таныштылар. Виктория Александровна үз чыгышында хокук саклау органнарында хезмәт итүнең мәртәбәсе, җаваплылыгы һәм әһәмияте турында сөйләде. Ул яшьләргә үз һөнәрләрен дөрес сайлау, законнарны хөрмәт итү һәм җәмгыятьтә тәртип саклау эшендә актив катнашу мөһимлеген ассызыклады.
«Батырлык» фильмын караудан соң студентлар белән фикер алышу узды. Алар фильмдагы вакыйгаларның чынбарлыкка нигезләнгәнлеген, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең батырлыгын һәм фидакарьлеген билгеләп үттеләр. Очрашу яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә, хокукый мәдәниятне үстерүгә һәм законга хөрмәт хисен ныгытуга юнәлтелде.
Нет комментариев