Башкалада ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә бер машинаның йөртүчесе зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Башкалада ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә бер машинаның йөртүчесе зыян күргән

Авариядә Chevrolet автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган

Казанда Лумумба һәм Шуртыгин урамнары чатында Chevrolet һәм Audi автомобильләре бәрелешкән.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, кичә көндез Audi машинасының 40 яшьлек йөртүчесе Патрис Лумумба урамы буйлап хәрәкәт иткәндә сулга борылган вакытта Chevrolet автомобиленә юл бирмәгән.

Авариядә Chevrolet автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Audi машинасы белән идарә иткән хатын-кызга берничә беркетмә төзелгән.

Татар-информ


авария

Нет комментариев