Лилия Әскаровадан минтай балыгы кыздыру рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан минтай балыгы кыздыру рецепты

Табагыз кызган булу мөһим. Шул вакытта гына минтай балыгы сусыл булып кыза

Болай итеп эшләгәндә минтай балыгы сусыл булып пешә, кухняга исе дә чыкмый.

Минтай балыгын яхшылап юабыз. Турыйбыз порционный кисәкләргә, тозлыйбыз, борыч сибәбез, сыек май салабыз бераз һәм шул маринадта 1 сәгать калдырабыз.

Аерым савытта чи йомырка туглыйбыз, икенче савытка он салабыз. Балык кисәкләрен башта йомыркага манчыйбыз, аннары онда әвәлибез һәм кызган майлы табада кыздырабыз. Табагыз кызган булу мөһим. Шул вакытта гына минтай балыгы сусыл булып кыза. 


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев