Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары редакциябездә кунакта булды
Мәгариф

Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары редакциябездә кунакта булды

Укучыларны редакция хезмәткәрләре җылы каршы алдылар

Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары редакциябездә кунакта булды. Алар профориентация буенча һөнәрләр белән танышуны дәвам итте. 

Укучыларны редакция хезмәткәрләре җылы каршы алдылар. Алар редактор, верстка, «Азьлане» газетасы бүлегендә булдылар. Укучылар шулай ук «Хезмәт» газетасының яңа гына нигез салынган кечкенә музее белән дә таныштылар. 

Журналистлар балаларга үз эшләренең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Алар ничек мәкалә язарга, интервью алырга, фотосурәтләрне эшкәртергә кирәклеген гади телдә аңлаттылар. Балаларга газетаның бер номерын әзерләү өчен күпме кеше хезмәт итүе, ничә сәгать вакыт китүе турында сөйләделәр. Эскурсиянең иң кызыклы өлеше, мөгаен, балаларның үз көчләрен сынап каравы булды. Алар заманча технологияләр кулланып видео һәм фото төшереп карадылар. 

«Балаларга экскурсия бик ошады, редакция тормышы турында бик күп мәгълүмат белдек. Бу очрашу укучылар өчен зур тәҗрибә булды», — диде сыйныф җитәкчесе Камилә Ганиева.


экскурсия

Нет комментариев