Балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенә өстәмә компенсация кертергә җыеналар
Кеше һәм закон

Балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенә өстәмә компенсация кертергә җыеналар

Башкарма комитетның тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза

Киләсе елдан Казанда балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә өстәмә компенсация кертелергә мөмкин. Башкарма комитетның тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, әлеге түләү муниципаль балалар бакчаларында укыту-ярдәмче персонал һәм гомумтармак эшче һөнәрләре буенча эшләүче ата-аналарга, шулай ук I һәм II төркем инвалид ата-аналарга һәм бала тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ир яки хатыннарына каралган.

Компенсация күләме ата-аналар тарафыннан түләнгән сумма белән республика һәм муниципаль норматив актларда каралган компенсацияләр арасындагы аерма рәвешендә билгеләнәчәк.

Казань КП

 


Нет комментариев