«Хыял»да чираттагы мастер-класс узды
Җәмгыять

«Хыял»да чираттагы мастер-класс узды

Мастер-классның төп максаты — өлкән яшьтәге кешеләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, аларның күңел күтәренкелеген арттыру һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту

«Хыял» яшьләр үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен милли орнаментлы брошюралар ясау буенча мастер-класс узды. Чара «Игелекле Балтач» игелек үзәге волонтерлары белән берлектә узды. Волонтерлар җитәкчелегендә катнашучылар бизәнү әйберләрен ясау нигезләрен үзләштерделәр, традицион бизәкләр символикасы белән таныштылар һәм үз брошюраларын ясадылар.

Мастер-классның төп максаты — өлкән яшьтәге кешеләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, аларның күңел күтәренкелеген арттыру һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Мондый очрашулар яшьләр һәм өлкәннәр арасында аралашу мөмкинлеге тудыра, тәҗрибә алмашу өчен урын бирә.

«Бик рәхәт булды. Мондый чаралар безгә кирәк. Вакытыбыз да күңелле узды,  яңа һөнәр дә үзләштердек», — диде чарада катнашкан Нурзидә Нәкыйпова.

Мастер-класс уңышлы узды. Һәр катнашучы үзенең брошюрасын ясады һәм аны өенә алып китте. Чара тәмамлангач, барысы да уртак фотосурәт төштеләр, киләсе очрашуларга язылдылар.


мастер-класс

Нет комментариев