Салавыч күппрофильле лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды
Мәгариф

Салавыч күппрофильле лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды

Семинарның иң истәлекле мизгелләреннән берсе Гөлзилә Фәхретдинова үткәргән «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән мастер-класс булды

Салавыч күппрофильле лицее җирлегендә Балтач районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде. Чара «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни-тикшеренү компетенцияләрен үстерү юллары» дигән темага багышланды. Семинар программасы кысаларында педагоглар өчен бай эчтәлекле методик мәйданчыклар эшләде.

Лицейның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары З. Ш. Фатыйхова (5 нче сыйныфта хәзерге заман балалар язучыларының хикәяләре буенча сыйныфтан тыш уку дәресе) һәм А. Г. Фәрзиева (6 нчы сыйныфта «Гарәп һәм фарсы алынмалары» темасына татар теле дәресе) үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Х. М. Габделхакова («Тәнкыйди фикерләүне үстерү алымнарының берсе буларак, алтыпочмаклы укыту алымы»), Л. З. Самигуллина һәм Г. С. Сафина («Башлангыч сыйныф укучыларының беренче проект эшчәнлеге һәм аны уку-тәрбия процессында файдалану») укыту-тәрбия процессында кулланыла торган нәтиҗәле алымнарны күрсәттеләр.

Мөгаллимәләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинарның иң истәлекле мизгелләреннән берсе — «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2026» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесе җиңүчесе, Арча районы Апаз урта мәктәбе мөгаллимәсе Гөлзилә Фәһим кызы Фәхретдинова үткәргән «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән мастер-класс булды.

Чара ахырында  семинар буенча фикер алышу оештырылды

Чара ахырында мәгариф идарәсе методисты Ф. Т. Сабирова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ассоциациясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Г. И. Хәйруллина катнашында семинар буенча фикер алышу оештырылды. Анда үткәрелгән дәресләргә анализ ясалды, семинар югары дәрәҗәдә узды дип бәяләнде.


семинар

Нет комментариев