Экскурсия профессия турында мәгълүмат бирүдән тыш, балаларга җәмгыятьтә канунның җаваплылыгы һәм роле турында уйланырга да ярдәм итте
Балтач гимназиясенең 8Б сыйныфы укучылары районыбызның гадел хөкем йортында экскурсиядә булдылар. Балалар судның ничек төзелгәнлеген һәм ни өчен бу эштә гаделлек, төгәллек һәм этика шулкадәр мөһим булуын белделәр. Алар суд залы белән таныштылар, суд утырышларының ничек үтүен күз алдына китерделәр, шулай ук судья, прокурор, адвокат һәм сәркатип кебек һөнәр ияләренең вазыйфалары турында мәгълүмат алдылар.
Экскурсия профессия турында мәгълүмат бирүдән тыш, балаларга җәмгыятьтә канунның җаваплылыгы һәм роле турында уйланырга да ярдәм итте. Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, хокукый ситуацияләрне тикшерделәр һәм законнарның көндәлек тормышта ничек эшләвен аңладылар.
Мондый чаралар яшүсмерләрнең хокукый мәдәниятен үстерүгә, аларда законга хөрмәт хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Киләчәктә бу тәэсирләр кайбер укучыларның һөнәр сайлавына да йогынты ясарга мөмкин.
Нет комментариев