9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан үзләре укыган мәктәптә узачак
Мәгариф

9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан үзләре укыган мәктәптә узачак

2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшыра башлаячак

9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан 2028 елның язында үзләре укыган мәктәптә узачак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

Имтиханның демоверсияләре 2027 елның 1 сентябренә кадәр әзер булачак.

Сынауны үткәрү тәртибе һәм башка кирәкле материаллар да әлеге вакытка кадәр тәкъдим ителәчәк.

«Мәгариф»


имтихан

Нет комментариев