Суд утырышына гаепләнүче килми, эшне аннан башка гына карауларын сорап язган хатында ул шулай ук гаебен танымавын да әйтә
14 октябрь көнне район судында алкоголь кулланган килеш автомобиль белән идарә иткән шоферга карата эш карала. Бу юлы гаеплеләр эскәмиясенә 1987 елгы хатын-кыз утыра.
1 октябрь көнне ЮХИДИ инспекторы Борнак авылында чит ил автомобилен туктата. Руль артында утыручы хатын-кызның документларын тикшергән вакытта ук аннан алкоголь исе килүен сизеп алган инспектор аңа барлык хокукларын аңлатып, алкотекторга өрүен сорый. Ләкин шофер риза булмый. Аннан соң аны район үзәк хастаханәсенә алып барып, анда тикшерү үткәрәләр. Ул тикшерү күрсәткечләре шоферның чыннан да алкоголь кулланган булуын раслап, 1,232 мг/л күрсәткечен бирә.
Суд утырышына гаепләнүче килми, эшне аннан башка гына карауларын сорап язган хатында ул шулай ук гаебен танымавын да әйтә. Югары кан басымыннан дару эчүен һәм шул сәбәпле медицина тикшерүендә алкоголь чыгуын аңлата. Ләкин әлеге эш буенча җыелган барлык дәлилләрне өйрәнгәннән соң, район җәмәгать судьясы шоферны РФ Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешенә нигезләнеп, гаепле дип таба һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгара.
Шофер ничек кенә җаваплылыктан качарга теләсә дә, инспекторлар машинасындагы видеорегистратор язмасында аның аягында көчкә басып торуы да, ЮХИДИ хезмәткәренә таянып кына машинага утыра алуы да, патруль машинасы эчендә үзен ямьсез тотып, теләсә-нинди сүзләр әйтеп, сүгенүе дә язылып барылган. Мондый карарлар белән танышканда, хатын-кызларның шулай итеп автомобиль белән идарә итүләре бик аптырашта калдыра. Ни өчен исерек шоферлар юлда юл-транспорт һәлакәте килеп чыгып, мин берәр кешенең гомерен өзәрмен дип уйламый икән?!
Нет комментариев