Ел башыннан 10 кеше сөрем газы белән агуланып үлгән
Төрлесе

Ел башыннан 10 кеше сөрем газы белән агуланып үлгән

Хәзер Татарстанда 138 күп фатирлы йорт яисә 1 179 фатирга «зәңгәр ягулык» килми

Быел Татарстанда сөрем газы белән агулануның кискен артуы теркәлә. 68 кеше зыян күргән. Аларның 10ы һәлак булган.

Күпчелек фаҗигаләр газ колонкалы йортларда булган. Төзек булмаган газ җиһазлары белән бәйле проблема шулкадәр кискенләште ки, Казан, Әлмәт һәм Бөгелмәдә меңнән артык татарстанлы зәңгәр ягулыктан мәхрүм калган. 

Хәзер Татарстанда 138 күп фатирлы йорт яисә 1 179 фатирга  "зәңгәр ягулык" килми. Шуларның 1 050 е — Казанда.

Вести Татарстан


Нет комментариев