«Хыял” яшьләр үзәгендә кабат иҗат җиле исте!
Җәмгыять

«Хыял” яшьләр үзәгендә кабат иҗат җиле исте!

Табигатьтә бер кояш баешы икенчесенә охшамаган кебек, монда да бер генә кабатланган эш тә юк иде. Кемдер моңсу, алтынсу тоннарны сайлады, ә кемдер — уттай кызыл һәм алсу төсләрне

«Хыял» яшьләр үзәгендә «Кояш баюы» дип исемләнгән гаҗәеп матур осталык дәресе узды. Катнашучылар японнарның серле кинусайга дип аталган сәнгате белән якыннанрак таныштылар.

«Бу техника — чигүдән һәм аппликациядән кала, тукымадан картина ясауның тагын бер матур ысулы. Без рәсемне буямадык, ә нәфис тукыма кисәкләреннән рәсем җыйдык», – ди катнашучылар.

Һәркем, төрле төстәге тукыма кисәкләрен сайлап, үзенең шәхси кояш баюын «язды». 

Һәр картина — авторның күңел халәте. Чыннан да, табигатьтә бер кояш баешы икенчесенә охшамаган кебек, монда да бер генә кабатланган эш тә юк иде. Кемдер моңсу, алтынсу тоннарны сайлады, ә кемдер — уттай кызыл һәм алсу төсләрне.


Нет комментариев