Руль артында исерек хатын-кыз
Суд залыннан

Руль артында исерек хатын-кыз

Судта шофер үзенең гаебен тулысынча тануын әйтә

14 октябрь көнне суд залында алкоголь кулланган тагын бер шоферга карата эш карала. Бу юлы да гаепләнүче – хатын-кыз.

29 сентябрь көнне кичке 22 сәгать 32 минутта Норма авылында инспекторлар «Haval Jolion» автомобилен туктаталар. Шоферның документларын тикшергән вакытта ук аннан алкоголь исе килүен сизеп, аңа барлык хокуклары аңлатылып, патруль автомобиленә күчеп утыруын һәм алкотекторга өрүен сорыйлар. Алкотектор белән тикшерү шоферның алкоголь кулланган булуын раслап, 0,567 мг/л күрсәткечен бирә.

Судта шофер үзенең гаебен тулысынча тануын әйтә, эштә коньяк эчүен, аннан машинасына утырып, өенә кайтырга чыгуын җиткерә, юлда аны ЮХИДИ инспекторлары туктата.

Әлеге эш буенча җыелган барлык дәллилләрне өйрәнгәннән соң, район җәмәгать судьясы шоферны РФ Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешенә нигезләнеп, гаепле дип таба һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгара.


суд залыннан

Нет комментариев