Җирлекнең төзелеш-яңарту эшләре булса, үзенең шәхси кранын да биреп тора Рашат абый, авылның төзеклеге өчен берни жәл түгел аңа
Шөкер, арабызда авылларның ямен җибәрми яшәтә торган кешеләр бар. Яңгул авылында гомер кичерүче Рашат әфәнде Фатыйхов әнә шундыйлардан. Елгаларны-ерганаклары агач-куаклар басып бетерде инде дип чаң сугып йөргәндә Яңгул авылы халкы үзе дәррәү тотынып, агачларны кисте, куакларны чапты, күмәк көчнең нәтиҗәсе булып авыл тирәсе ачылып китте, әйләнә-тирәлек матурланды.
Рашат абый да изге күңелле әтисе Гыйльмулланың рәхимле эшләрен дәвам итеп, үзе яшәгән тирәлектәге су буйларын карап, тәрбияләп тора. Без килгәндә агач үсентеләре утыртып йөри иде. Йөзләп агач утырттым бугай инде ди ул. Авыл халкы ярдәме белән ялт иткән күпер-басма да эшләп куйган, кое да төзек, балкып тораБасма янәшәсендә биек чыршылар үсеп утыра, шул чыршыларга якын килеп, утырып ял итәр өчен эскәмия дә куелган. Исмәгыйльнең уллары утырткан чыршылар бу, диде миңа авыл өлкәннәре.
Исмәгыйль абый Рашат абыйның күршесе, шулай ук табигать-анага бик тә рәхимле кеше булган, ел да агач утырткан, мәрхүм булганына күптән икән инде, искә алуыбыз рухын шат кылсын. Авылның киң күңелле, олы йөрәкле кешеләренә сокланып, каян килә сезгә мондый рәхимлелек, мәрхәмәтлелек дип сорыйм.

– Күңелеңнең табигатькә изге карашлы булуы кирәк, – ди Рашат абый. – Авылның яме булсын, әзерәк элеккегеләрне торгызыйк дип тырышу инде. Элек безнең елгада да басмалар салынган, шунда ук әти казыган кое бар иде, күрше егетләре белән коеның яңасын да ясап куйдык менә.
Лаеклы ялда булган Рашат абый тормыш иптәше белән ике ул үстергән, хәзер оланын бага. Хезмәт юлын «Балтач Сельхозтехникасы»ннан башлаган, аннан Сельхозхимиядә, хуҗалык-ремонт учстогында эшләгән. Тазалык булса, бар да була, сәламәтлек кенә ташламасын, калган бүтәнен эшлибез аның, дип ул.

Җирлекнең төзелеш-яңарту эшләре булса, үзенең шәхси кранын да биреп тора Рашат абый, авылның төзеклеге өчен берни жәл түгел аңа. Авылны әнә шундый Рашат абый кебек ватанпәрвәр шәхесләр яшәтә. Елга буен, бакча артын чабып-чистартып торганы өчен аңа бары тик мәдхия генә укырлык.
Нет комментариев