Контроль-хисап палатасы: 2026 елның 10 аенда башкарылган эшләр
Кеше һәм закон

Контроль-хисап палатасы: 2026 елның 10 аенда башкарылган эшләр

Контроль-тикшерүләр һәм экспертиза нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының Интернет челтәрендәге рәсми сайтында танышып була

Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының агымдагы елдагы эшчәнлеге турында. Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге Палата турындагы Нигезләмәдә каралган вәкаләтләр күләмендә расланган еллык эш планы буенча оештырыла һәм ел дәвамындагы эшчәнлек– контроль-тикшерү чаралары һәм эксперт-аналитик чаралар үткәрү юәлешләрендә алып барыла.

2026 елның 10 аенда контроль-хисап палатасы тарафыннан 7 контроль-тикшерү чарасы үткәрелде. Контроль-тикшерү чаралары Борнак, Смәил, Борбаш авыл җирлекләрендә, Чепья, Урта Көшкәт, Нөнәгәр урта мәктәпләрендә, Балтачның 3 нче номерлы балалар бакчасында үткәрелде.

Эксперт-аналитик чаралар үткәрү юнәлешлендә муниципаль район һәм җирлек бюджетларының үтәлеше турындагы хисапларга тышкы тикшерү уздырылды һәм 3 муниципаль программа проектларына финанс-икьтисади экспертиза үткәрелде. Контроль-тикшерүләр һәм экспертиза нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының Интернет челтәрендәге рәсми сайтында танышып була.

И.С.Сабиров,

Контроль-хисап палатасы рәисе 


Нет комментариев