Күңел кушуы буенча утыртылган агачлар
Төрлесе

Күңел кушуы буенча утыртылган агачлар

Һәр утыртылган агач – ул безнең Ватаныбызга, җиребезгә булган мәхәббәтебезнең чагылышы

Агачлар утырту – изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Матурлык тудыруда гына түгел, ә биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә дә аларга тиңнәр юк. Шода авылында яшәүче Шәйдулла Габделхаев та матурлык тудыручыларның берсе. Озак еллар Ленинград шәһәрендә яшәп өлкәнәя башлагач, 2007 елда туган авылына кайтып төпләнә ул. Кайту белән тирә-якка агачлар утырту эшенә керешә.

Авыл урамнарына, купшылыгы белән күпләрне таң калдырган Питер талларын утыртудан башланган игелекле хезмәте елгаларга, су буйларына дистәләгән, йөзләгән агачлар утырту белән дәвам итә. Кеше кушканга түгел, күңел кушуы буенча утырта ул агачларны. Авылның мүк чүбе дип аталган урынында 130дан артык, су буена 70тән артык нарат агачы утыртып, табигатьне саклауга үзеннән күпме өлеш керткән Шәйдулла әфәндегә авылдашлары бик рәхмәтле.

Шәйдулла Габдедхаевның бу изге эше зур әһәмияткә ия. Ул агачлар утыртып кына калмый, ә киләчәк буыннарга мирас калдыра. Бүген ул утырткан һәр нарат, һәр тал – иртәгәсе көннең саф һавасы дигән сүз. Аның шәхси үрнәге авылдашларына да йогынты ясаган. Күршеләре дә йорт янына, урам буйларына күбрәк агач утырта башлаган. 

Купшылыгы белән күпләрне таң калдырган Питер талы

Пенсия яшендәге кеше өчен мондый физик хезмәт җиңел түгел, ләкин ул туктап калырга җыенмый. Киресенчә, яңа планнар корып яши: буш яткан җирләрне яшелләндерергә ниятли. Аның сүзләренчә, агач ул – тормышның дәвамы. Син аны утыртасың, ул үсә, ныгый һәм синнән соң да яши.

Шәйдулла Габделхаев кебек кешеләр булуы – авыл өчен зур байлык. Аларның куллары тигән һәр җир чәчәк ата, яшеллеккә күмелә. Безнең бурыч – мондый изге күңелле кешеләрне хөрмәтләү, аларның эшен дәвам итү һәм табигатьне саклауга үз өлешебезне кертү. Чөнки һәр утыртылган агач – ул безнең Ватаныбызга, җиребезгә булган мәхәббәтебезнең чагылышы.

 


Нет комментариев