Балтачның яшь белгечләре республика сәхнәсендә
Авыл хуҗалыгы

Балтачның яшь белгечләре республика сәхнәсендә

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты

Ел саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсы үткәрелә.

Анда районыбызның төрле хуҗалыкларыннан яшь белгечләр үз көчләрен сынап карыйлар һәм иң сөендергәне – җиңүче исеменә лаек булалар. Узган атна ахырында шушы конкурсның иң-иңнәре сайланып, бүләкләнү тантанасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Балтачның яшь белгечләре республика сәхнәсендә.

«Татарстанның агросәнәгать комплексы – республикабызның азык-төлек иминлеге нигезе ул. Без төбәгебезнең Россия Федерациясендә алдынгы урыннарда торуы белән горурланабыз, халыкны сыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәбез. Бу сокланырлык нәтиҗәләр – меңләгән белгечләрнең көндәлек, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Һәм бүген без сезнең арада, яшь һәм талантлы кешеләр арасында, үзләрен шушы игелекле һөнәргә багышларга теләүчеләрне күрүебезгә аеруча шатбыз. Без сезнең бу юлны сайлавыгызны югары бәялибез һәм сезгә сайлаган һөнәр юлыгызда һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Балтачның яшь белгечләре республика сәхнәсендә

Бәйге 14нче мәртәбә оештырылды

Конкурс авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибә туплау, яшьләрне агросәнәгать комплексы оешмаларына эшкә җәлеп итүдә ярдәм итү максатыннан 14нче мәртәбә оештырылган.

Конкурс Казан дәүләт аграр университетының берьюлы өч мәйданчыгында барган. Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария табиблары, зоотехниклар, машина белән сыер саву операторлары, терлек үрчетү һәм азык-төлек җитештерү технологлары ярышкан. Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында агрономнар һәм бухгалтер-икътисадчылар үз белемнәрен тикшереп караганнар. Механизаторлар һәм инженер-механиклар Лаеш районындагы «Агробиотехнопарк»та үз осталыкларын күрсәткәннәр.

Балтачның яшь белгечләре республика сәхнәсендә.

Һәркайда ике этап узып, башта теория, аннары практика үткәрелгән. Иң күпсанда катнашучылар «Иң яхшы механизатор» номинациясендә булган – 38 кеше, алардан азрак кына кимрәк ветеринария табиблары – 35 кеше, инженер-механиклар һәм бухгалтер-икътисадчылар 28әр кеше. Иң сөендергәне, безнең яшь белгечләр күпме көндәш арасыннан да үзләрен күрсәтә алып, җиңүче булып танылу.

Безнекеләр

Әйдәгез, үзләре белән дә танышып узыйк. «Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор» номинациясендә II урынны Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Зөлфия Галиева яулады. «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә II урынны «Активист» хуҗалыгыннан Руслан Константинов, III урынны «Татарстан» хуҗалыгыннан Илназ Әхмәдиев алдылар. «Иң яхшы механизатор» номинациясендә II урынны «Татарстан» хуҗалыгыннан Фирдүс Галимҗанов, III урынны «Арбор» җәмгыятеннән Илшат Хәйруллин яуладылар. «Иң яхшы агроном» номинациясендә II урынга «Татарстан» хуҗалыгыннан Фирдүс Хәкимов лаек булды.

Балтачның яшь белгечләре республика сәхнәсендә

Җиңүчеләрне ихластан һөнәри уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә районыбызның яшь белгечләре республика сәхнәсендә гел дә шулай якты йолдыз булып балкысалар иде.


Зөлфия Галиева: «Бу конкурста беренче елымны катнаштым. Хуҗалыгыбызның кадрлар бүлеге белгече Айсылу Хәкимҗановадан бу конкурс турында сорашкач, ул миңа 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр өчен булуын әйтте һәм барасың килмиме дип сорады. Шулай итеп мин барып карарга булдым, ләкин урын алырмын дип уйламаган да, өметләнмәгән дә идем. Җиңүчеләр арасында исем-фамилияне игълан иткәч, ышанмадым.

Конкурс миңа бик ошады, башта 50гә якын сорауларга җавап бирдек, практик өлештә аппарат сүтү һәм җыюны башкардык. Бу конкурста катнашу чыннан да бик кирәкле дип саныйм, чөнки ул чит илләргә чыгып, стажировка үтү мөмкинлеге дә бирә. Бу үз өстеңдә эшләп, тагын да зур үрләр яуларга мөмкинлекләр ача».


яшь белгеч

Нет комментариев