Шешәнең төбенә төшкәч...
Суд залыннан

Шешәнең төбенә төшкәч...

Шоферның документларын тикшергән вакытта аннан алкоголь исе килүе сизелә

14 октябрь көнне ЮХИДИ инспекторлары Яңгул авылында «Киа Спектра» автомобилен туктата. Шоферның документларын тикшергән вакытта аннан алкоголь исе килүен сизеп, инспектор аңа барлык хокукларын аңлатып, алкотекторга өрүен сорый. Соңгысы шоферның алкоголь кулланган булуын раслап, 1,426 мг/л күрсәткечен бирә.

Шофер судта үз гаебен тулысынча тануын әйтә. 14 октябрь кичендә 0,5 литр аракы эчкәннән соң автомобиленә утырып, кибеткә юл тотуын җиткерә, юлда аны инспекторлар туктата.

Әлеге эш буенча җыелган барлык дәллилләрне өйрәнгәннән соң, район җәмәгать судьясы шоферны РФ Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешенә нигезләнеп, гаепле дип таба һәм 1 ел да 7 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгара.


суд залыннан

Нет комментариев