Булат Фәтхрахманов призына: Бадминтон ярышлары югары дәрәҗәдә узды!
Спорт

Булат Фәтхрахманов призына: Бадминтон ярышлары югары дәрәҗәдә узды!

Ярышлар киеренке көрәш, осталык һәм гадел хөкем итү белән истә калды

Булат Фәтхрахманов призына бадминтон буенча район Беренчелегенә йомгак ясалды. Ярышлар киеренке көрәш, осталык һәм гадел хөкем итү белән истә калды.

Спортчыларыбыз бу юлы да сынатмадылар: алар көндәшләренә караганда югарырак әзерлек, ныклы холык һәм җиңүгә чиксез омтылыш күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, безнең команда лаеклы рәвештә пьедесталның иң югары баскычларын яулады:

🏆 Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге:

🥇 1 урын — Зиатдинова Дилия (9–11 сыйныфлар)
🥈 2 урын — Хәкимова Сәидә (1–2 сыйныфлар)
🥈 2 урын — Нургалиева Рамилә (3–4 сыйныфлар)
🥈 2 урын — Фазлыев Кәрим (3–4 сыйныфлар)
🥉 3 урын — Абдуллина Мәликә (3–4 сыйныфлар)
🌟 «Яшь катнашучы» номинациясендә — Фролова Зифа

Физик культура буенча инструкторыбыз Гыйльметдинова Зилия Фильсур кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Аның профессиональлеге, һәр балага шәхси якын килүе, ярдәмчеллеге һәм спортка карата мәхәббәте нәкъ менә бүгенге нәтиҗәләрдән күренә.


Нет комментариев