Имин булсын юлларыбыз
Мәгариф

Имин булсын юлларыбыз

Сабый чактан алган белем күнекмә булып кала. Тәрбиячеләр, әти-әниләр бердәм булып эшләгәндә, даими рәвештә белем-тәрбия алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булуын истә тотсак иде!

Күптән түгел безнең Кариле балалар бакчасында бик тә кирәкле һәм файдалы «Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен бел!» дигән бәйрәм кичәсе узды.
Юл йөрү кагыйдәсенең кирәклеген, зарурлыгын бүген һәркем бөтен тирәнлеге белән беләдер. Еш кына юлларда чыккан фаҗигаләрдә машина йөртүчеләр генә түгел, ә җәяүлеләрнең кагыйдәләрне белмәве, сакламавы сер түгел. Иң аянычлысы балалар шуның корбаны була.

Без, тәрбиячеләр, бакчада балаларны кече яшьтән үк бу юнәлештә тәрбияләү, күнекмәләр бирү өчен даими тәрбия эше алып барабыз. Бу максаттан шөгыльләрдә юл билгеләрен тану, аңлату, шушы юнәлештә уен элементларын куллану, урамда, юл аркылы чыкканда ниләр белергә тиешлеген аңлату өстендә эш алып барабыз. 
Әлеге бәйрәмгә Балтач ЮХИДИ дан килгән Лилия апалары да кунак буларак чакырылды. Балалар иң элек үзләренең өйрәнгән белемнәрен, юл билгеләрен, аларның ни аңлатканын, үзеңне юлда ничек тотарга кирәклеген аңлатып бирделәр. Лилия апалары юл йөрү кагыйдәләрен ни өчен төгәл үтәргә кирәклеген җентекләп аңлатып, сорауларга җавап бирде. Бәйрәмебездә балалар белән бергә әти-әниләрнең дә катнашуы файдалы булгандыр. Сер түгел, әти-әниләрнең дә балалар хәвефзезлегендә игътибарлары җитмәгәне бар, алар өчен дә сабак булсын иде. Бәйрәмдә яңгыраган җыр, бию, нәфис сүзләр дә темага тәңгәл итеп оештырылган иде. 

Бүген без транспорт ташкыны чорында яшибез. Һәр йортта машина, кайберәүләрдә 2-3 әр дә бар. Юл буе машиналар агыла. Балалар бакчага бару өчен күпме юл аша килергә, юлларны кичәргә тиешләр. Мәктәпкә йөри башлагач, алар саны тагы да арта. 

Бала гомерен берни белән дә тиңләп булмый. Сабый чактан алган белем күнекмә булып кала. Тәрбиячеләр, әти-әниләр бердәм булып эшләгәндә, даими рәвештә белем-тәрбия алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булуын истә тотсак иде! 

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Зәйнуллина Гөлшат
Закирова Сиринә
Габдрахманова Зөлфия


Нет комментариев