Ир алимент түләмәсә, дәүләт түләргә тиешме?
Кеше һәм закон

Ир алимент түләмәсә, дәүләт түләргә тиешме?

Алименттан качып йөрүче ирләрне хакимият тизрәк эзләп табар иде, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты, акушер-гинеколог Любовь Ерофеева

«Мин алиментларны дәүләт әһәмиятендәге программа дәрәҗәсенә күтәрүләрен зарыгып көтәм. Хәзер ялгыз хатыннар алимент түләүдән качып йөргән ирләрне табып, балага тиешле акчаны түләттерер өчен җиде кат тир түгәргә мәҗбүр. Алиментны аналарга дәүләт түләсен, ә аннары, алимент бурычы булган ирне эзләп табып, ул акчаны бюджетка кайтарсын. Дәүләт качак ирләрне тизрәк табачак», — дип сөйләгән Любовь Ерофеева “Говорит Москва” радиостанциясе эфирында дип яза Шәһри Казан.


Нет комментариев