Хәтимә апаның 90 яшьлек матур юбилее
Юбилейлар

Хәтимә апаның 90 яшьлек матур юбилее

Намуслы хезмәте белән авылдашларының тирән ихтирамын казанган ветеранны гомер бәйрәме белән Смәел авыл җирлеге башлыгы һәм авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре шәхсән котларга килделәр

Туксан яшь — ул гомер көзенең иң матур, иң хөрмәтле мизгеле. Смәел авылының иң хөрмәтле ак әбиләренең берсе, Хәтимә Хәйрулла кызы Хәйруллина, бу көннәрдә үзенең олуг юбилеен — 90 яшьлеген билгеләп үтте. 

Бу гомер биеклеге — һәркемгә дә бирелми торган зур бүләк. Хәтимә апаны хәерле исәнлектә, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәве чиксез сөенеч. 

Намуслы хезмәте белән авылдашларының тирән ихтирамын казанган ветеранны гомер бәйрәме белән Смәел авыл җирлеге башлыгы һәм авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре шәхсән котларга килделәр. Алар юбилярга иң изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт Хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

 

Кадерле Хәтимә апа! Сезне чын күңелдән тагын бер кат гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, тән сихәте, озын гомер бирсен. Алга таба да исәнлек-саулык белән, кадер-хөрмәттә, якты дөнья рәхәтен күреп яшәргә язсын! Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, йөзьяшьлек юбилеегызны да шулай матур итеп каршы алырга насыйп булсын! 

#СмәелАвылы #ОзынГомер #Юбилей #ХөрмәтлеВетеран #ХәтимәХәйруллина #АвылГорурлыгы #90Яшь


Нет комментариев