Мондый аналарга карата сүзләр һәрвакыт аз булыр кебек. Аларның уллары — Туган ил чикләрен саклаучы бөркет кебек ир-егетләр, ә газиз әниләре — шул егетләрне Ватанны сөяргә өйрәткән, гаделлеккә һәм тугрылыкка тугры кала белгән фидакарь затлар
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Әниләр көне уңаеннан «Батыр уллар үстерәләр әниләр» дип исемләнгән чара узды.
Бу гадәти бәйрәм концерты түгел, ә йөрәк түрендәге иң нечкә кылларга кагыла торган очрашу иде. Чараның иң кадерле кунаклары — махсус хәрби операция зонасына газиз улларын озаткан әниләр булды.
Очрашу җанлы һәм дустанә мохиттә башланып китте. Әниләр музыкаль уенда катнаштылар. Яшьләр белән бергә җыр-моң дөньясына чумып, беразга гына булса да ыгы-зыгыны онытып тордылар, йөзләрендә аларның ягымлы елмаю чагылды.
Уеннан соң барысын да мул чәй өстәле янына дәштеләр. Тәмле камыр ризыклары, хуш исле чәй янында, иң мөһиме — ихлас аралашу булды. Әниләр улларының бала чагын, уңышларын искә алдылар, алар белән горурланулары турында сөйләделәр.
Мондый аналарга карата сүзләр һәрвакыт аз булыр кебек. Аларның уллары — Туган ил чикләрен саклаучы бөркет кебек ир-егетләр, ә газиз әниләре — шул егетләрне Ватанны сөяргә өйрәткән, гаделлеккә һәм тугрылыкка тугры кала белгән фидакарь затлар.
Нет комментариев