Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачның ике оешмасында эшләүче машина йөртүчеләр юл кагыйдәләрен еш бозганнар

Балтач районыннан кара исемлеккә ике оешма кергән

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе 2026 елның ун ай нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган оешмалар исемлеген игълан итте.

Кызганычка каршы, Балтач районыннан бу исемлеккә ике оешма кергән. «МДСУ-1» — 117, «Венета» — 103.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү — һәркемнең иминлеген тәэмин итүче төп шартларның берсе. Кемдер хокук бозулар статистикасын арттырса, икенчеләр юлда җаваплылык һәм тәртипне өстен күрә.


Нет комментариев