Балтачта балалар арасында Спартакиада узды (фото)
Спорт

Балтачта балалар арасында Спартакиада узды (фото)

Һәр команда актив катнашып җиңү яулады

“Балтач” универсаль спорт залында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Спартакиада узды.

Һәр команда урыннан озынлыкка сикерү, баскан килеш алга авышу, ике кул белән туп ыргыту, 10 метрга йөгерү кебек дисциплиналарда ГТО нормативлары тапшырдылар.

Мондый чаралар — сәламәт яшәү рәвешенә иң яхшы мөмкинлек. Нәни спортчылар үзләрен чын батырларча тоттылар, һәр биремне зур теләк белән башкардылар.

Спартакиадада катнашкан һәр баланы чын күңелдән котлыйбыз! Сез — чын чемпионнар!


Нет комментариев