Чәй эчкәндә күпләребез баллы әйбер белән эчергә ярата. Бу вариант иң җайлы әзерләнә торган һәм искиткеч тәмле ризык
Камыр өчен:
1 пачка-маргаринны эретәбез,
2 йомырка
1 стакан-шикәр комы(песок)
«Ярты пачка камыр көпшәкләндергеч(разрых), мин ике порциягә берне салам. Барысын бергә яхшылап болгатам.
Он салып камыр басам. Кем ничек пешерә ала камырны, элек табага угычтан уа идем, хэзер ялкаулык көчәйде, эшне тизләттем, табага камырны юкарак итеп җәеп салам да, пешереп алам, кайнар килеш уалыйм, җитешмәгән очракта комбайннын эресеннән үткәрәм., менә бу юлы комбайннан үткәрдем, дип яза Мәрьям Миңнегулова.
Крем өчен:
1 банка-вар. сгущёнка
3 аш калагы бал
3 аш калагы ак май
барсын бергә җылытып аласы да, камыр өстенә саласы, яхшылап болгатып савытларга өеп менгерәсе.
Тәмле булсын!
Нет комментариев