VI Республика балалар кинофестивале “МиллимультFest” — йомгаклау тантанасы узачак
Көн темасы

VI Республика балалар кинофестивале “МиллимультFest” — йомгаклау тантанасы узачак

Оештыручысы — “ТатарКино” Республика оешмасы

VI Республика балалар кинофестивале “МиллимультFest” — йомгаклау тантанасы
Казанда 5 декабрь көнне “Мир” кинотеатрында VI Республика балалар кинофестивале "МиллимультFest“ны йомгаклау тантанасы һәм бүләкләү церемониясе узачак.

Оештыручысы — “ТатарКино” Республика оешмасы.

Исегезгә төшерәбез, 

Бу бәйгегә милли традицияләргә тугрылык, халык авыз иҗатына багышланган татар халкының әкиятләре, риваятьләре һәм балаларның әйләнә-тирә дөньяга карашы, дуслык, экология һәм игелек мәсьәләләрен чагылдырган балалар өчен татарча анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителгән иде.

Балтач районыннан финалга узучылар да бар:

Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильм (балалар бакчалары) номинациясендә:
- “Хәтер бишеге” — Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы комбинирован төрдәге “Норма” балалар бакчасы “Тургай”, “Мизгел” коллективы.
- “Кариле баласы” — Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе, Газизовлар гаиләсе.
Кыска фильмнар:
- Гаиләмнең бер көне. “Балтач урта гомуми белем мәктәбе”, Газизовлар гаиләсе.
“Шәҗәрәм — нәсел җебем” — Балтач муниципаль районы “Нурминская СОШ” МБОУ, Галимҗанов Кәрим Наил улы.

Катнашучыларга уңышлар телибез.


Нет комментариев