Хатын-кыз бәхетле булса, гаиләдә ир дә, балалар да бәхетле
Карадуган балалар бакчасында әниләребез бәйрәме уңаеннан “Хатын- кыз бәхете” дип исемләнгән чара булып узды.
Безнең нәниләребезнең әниләренэ йөрәк җылысыннан чыккан видео котлауларны әниләребез чын куңелдән кабул итеп алдылар. Әниләребез һәрвакыт изге теләкләргә лаеклы. Һәм инде бездә әнилэр белән берлектә очрашу чарасында педагог, психолог Гөльнара Аглиуллина булды. Хатын- кыз бәхетле булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? -дигән сорауга узенең киңәшләрен тәкъдим итте.
Хатын-кыз бәхетле булса, гаиләдә ир дә, балалар да бәхетле була.
Әниләребез Гөльнара Аглиуллинаның барлык киңәшләрен бик игътибар белән тыңлап, шушы чараның эченэ кереп чын күңелдән катнашып утырдылар. Ахырдан түгәрәк өстәлдә изге теләкле сүзләр язылган конфетлар белән яшел чәй эчелде.Әниләребез бу изге теләкләрне үзләренең иң кирәкле, көндәлектә тотыла торган җирләренә ябыштырып куйдылар. Чынлап та әниләребез бит алар балам дип өзелеп, барлык җаннарын биреп балаларын тәрбияли, узенең назын бирә. Мөлаем һәм ягымлы күзле, акыллы, сабыр һәм түземле, шәфкатьле, авыр вакытларда арканы сыйпаучы кадерле куллы, боз эретерлек җылы сүзле, бала өчен кайгырып, төннәрен күз йоммаучы әниләребез, сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи көч, тормыш зирәклеге, сабырлык, бәхетле гаилә булып балаларыгызның игелеген күреп яшәгез.
“Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы” тәрбиячесе Әхмәдеева Лилия Мидехәт кызы
Нет комментариев