Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зирәк вәзир

Кем белән генә мөнәсәбәтенә карасаң да, патшамы ул, гади кешеме, Раҗә һәрвакыт гадел булырга тырыша һәм яхшылыкка чакырып, начарлыкны тыюдан читенсенми.

Раҗә Палестина җирендә дөньяга килә. Кече яшьтән үк ул пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәхабәләреннән дин гыйлемен өйрәнә башлый. Ул мөселман кешесе өчен кирәкле булган максатларны берничә җөмләдә кагыйдә рәвешендә төзеп, шуларны кабатлап йөри. Мисалга: “Әгәр дә кеше ешрак үлем турында уйланса, ул башкалардан хөсетләнүдән туктаячак һәм күп күңел ачмаячак” һ.б.
Раҗә үз гомеренең күп өлешен хәлифәләргә вәзир (министр) вазифасында үткәрә. Ниятенең ихласлыгы (эшне бер Аллаһ риза булсын өчен генә эшләве) һәм кирәк вакытта дөрес фикер һәм хикмәтле (мудрый) киңәшләр белән ярдәм итүе белән ул хәлифәләрне үзенә җәлеп итә.

Кем белән генә мөнәсәбәтенә карасаң да, патшамы ул, гади кешеме, Раҗә һәрвакыт гадел булырга тырыша һәм яхшылыкка чакырып, начарлыкны тыюдан читенсенми. Бигрәк тә үз тормышында булган бер вакыйгадан соң ул “үзен хәлифәләр белән мөнәсәбәттә ничек тотарга икәнен тагын да яхшырак аңлый башлый”.

Бу вакыйга турында ул болай дип сөйләгән: “Бервакыт мин Габделмәликнең улы Сөләйман хәлифә булган чорда, аның белән бер төркем кеше арасында басып тора идем. Шул вакытта мин бер матур кыяфәтле кешенең безгә таба хәрәкәтләнгәнен шәйләп алдым. Сафларны ера-ера ашыгып килүче бу кешене мин: “Һичшиксез бу хәлифә янына килә инде”, – дип уйладым. Әмма бу кеше минем янга килеп сәлам бирде дә, миңа сүз башлады. “Раҗә, бу кеше (хәлифә) сиңа Аллаһтан бирелгән сынау. Дөреслектә аның янында сиңа күп изгелек кылып, савабыңны арттырырга форсат бар, һәм шул ук вакытта син явызлык кылып, гөнаһларыңны да арттыра аласың. Аның янында булуыңның үзең өчен дә, аның өчен дә, башкалар өчен дә хәерле булуына омтыл. Нык бел, әгәр дә патша янында сүзе үтә торган кеше берәр көчсез кешенең хаҗәтен патшага җиткерә икән, Аллаһ каршында терелеп хисап тоткан көндә Аллаһ аның хисап бирүен җиңеләйтер. Һәм бел, әгәр дә берәү мөселман кардәшенең берәр хаҗәтендә ярдәм итә икән, Аллаһ аның үз хаҗәтендә ярдәм итәчәк. Һәм шуны да бел, әй, Раҗә, Аллаһка иң сөекле булган гамәлләрнең берсе – мөселман кешесенең күңеленә шатлык кертү”. Аның сүзләрен тәэсирләнеп, игътибар белән тыңлап торган вакытта миңа хәлифә эндәшкәнен ишеттем. Хәлифәнең соравына җавап биреп, кире теге кешегә әйләнеп баксам, аннан җилләр искән. Аны ничек кенә кешеләр арасыннан эзләп карасам да, таба алмадым”.

Бу вакыйгадан күргәнебезчә, таныш булмаган кеше хәтта үзенең кем икәнен белүләрен дә теләмичә тизрәк китү ягын карый. Чөнки ул белә: Аллаһ ризалыгы өчен генә булган изгелекнең савабы зур, әмма ул изгелек кешеләргә таралса, кеше күңеленә мин-минлек кереп, савап урынына гөнаһ булу куркынычы бар. Шулай ук бу вакыйгадан күргәнебезчә, Аллаһ Тәгалә кешеләрне сынау өчен берәүләрне икенчеләренең ярдәменә мохтаҗ итә, чөнки бөтен кеше дә бертигез булса, бу дөнья сынау булмас иде. Шулай ук Аллаһтан бирелгән һәр әйбер, вазифа да, байлык та, бала да – сынау, аннан ике төрле нәтиҗә алып була – я савап, я гөнаһ. Аллаһ Тәгалә безгә дә Үзе биргән сынауларда дөрес юнәлеш алып, саваплы булырга насыйп итсен.

Гомәр хәзрәт ГОМӘРОВ.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам