Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Ак ипи белән кара ипине ни өчен бергә сакларга ярамый?

Гадәттә, хуҗабикәләр ак ипи белән кара ипине бер савытка салып саклый. Тик моның начар ягы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кара ипи белән сакласаң, ак ипинең тәме бозыла.

Ак ипи – бодай икмәге белән кара ипи – арыш икмәге бер-берсеннән тышкы ягы белән дә, тәме белән дә аерыла. Кара ипинең хуш исе көчлерәк була. Шуңа күрә кара ипи янында торган ак ипигә дә арыш икмәге исе сеңә. Бодай икмәгенең үз исе калмый. 

Ак һәм кара ипиләрнең дымлылык күрсәткече дә төрле була. Шуңа күрә арыш икмәгендә дә, ак батонда да гөмбәчек барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев