Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йөрәккә алты ризык кирәк

Кардиолог-аритмолог Мария Серова йөрәк өчен нинди ризыклар файдалы булуын сөйләгән.

Эксперт билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтә йөрәк сәламәтлеген саклау комплекслы мөнәсәбәт таләп итә.

Рационга әлеге органның оптималь эшен тәэмин итүче берничә продуктны кертергә кирәк.

Беренче файдалы ризык — гранат. Ул гемоглобин дәрәҗәсен сизелерлек арттыра һәм кан әйләнеше процессын җайга сала. Аның составындагы тимер кан тамырларының сыгылмалылыгын тәэмин итә, бу йөрәк-кан тамырлары системасының дөрес эшләве өчен кирәк.

Шулай ук бананны да ешрак ашарга кирәк икән. Анда йөрәк мускулын ныгыту өчен кирәкле калий күп.

Табиб билгеләп үткәнчә, рационга еш кына помидор кертергә кирәк. Ул йөрәк ритмы торышын яхшырта һәм кан тамырлары стеналарын чистартырга ярдәм итә.

Моннан тыш, табибә кабак, әстерхан чикләвеге, солы ярмасын ешрак ашарга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы ризыклар