Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кан басымын нормада тотуның җиңел, чыгымнарсыз диярлек ысулы

Кара миләш йөрәккә дәва.

Тигез нисбәттә пыяла банкага салынган кара миләш (арония), балан һәм балдан торган катнашмагыз суыткычта торса, йөрәк калтыранып, үзен сиздерә башлауга, шуның бер аш кашыгы кадәрен бер чынаяк кайнаган җылы суга салып эчеп җибәрсәгез, тиз арада кан басымыгыз нормага килер.

Югарыда аталган табигый сихәтләндерү чаралары белән дус булсагыз, гипертония чире ишегегезне шакымас. Арония органик кислоталарга, С, РР, Е, К витаминнарына, глюкозага, йодка , Р-актив, дубиль матдәләргә бай.

Шунлыктан аны яман чир белән авыручыларга нур терапиясе алганда куллану отышлы, ул нурланыш авыруыннан газапланучыларга аеруча файдалы санала. Аның белән хәтер начарлану, ашказаны ялкынсыну чирләрен дәвалыйлар, кан киткәндә кулланалар.

Кара миләшне бакчада үстерүнең әлләни авырлыгы юк, аны көзен орлыктан чәчеп, язын чыбыкчаны тамырландырып яки төптән чыккан үрентедән үрчетеп җибәреп була. Куакны утыртканда, диаметры 40—60 см, тирәнлеге 40 см. лы чокырга 8—10 кг черемә яки компост, бер стакан көл салып, туфрак белән болгатабыз. Арония ачы туфракта да үсә ала, әмма уңышын арттыру өчен, 200—300 г известь кертү сорала. Ул төбе йомшак булуны, су сипкәнне бик ярата.

Чүп үләннәрне даими үтыйбыз. Язын куак төбенә һәр кв. метрга ике кашык комплекслы ашлама сибеп, туфракның 10-15 см тирәнлектә казып чыгабыз, мул итеп су сипкәч, өстен черемә яки торф белән мүлчәлибез.

Арония туфрак составына артык таләпчән түгел, суыкка чыдам, соң чәчәк атканга, язгы кырауларга эләкми, чәчәкләре озак торганга күрә, үсемлекләрне серкәләндерүче бал кортларын бакчага җәлеп итә. Корткычларга бирешми, чирләми. Тик бер үзенчәлеге бар: ул күләгәне сөйми, кояшлы урынга утыртсагыз, ел саен мул уңыш белән сөендерәчәк. Куакның биеклеге 3 метрга чаклы җитә, ботакларны күп чыгара, өлгереп җиткән арония киң җәелеп, 2,5 м чамасы мәйданы били.

Эчкә карап үскән, бер-берсенә комачаулаучы, зәгыйфь ботакларын кисеп алабыз, куакның эченә кояш төшәрлек итеп, аны 3-4 скелет кәүсәдә формалаштырабыз. Ул 3-4 яшьтә җимеш бирә башлый, 12-13 ел рәттән мул уңыш бирә ала. Куак яшь вакытта, төптән чыккан үсентеләрне кисеп ала барабыз. Бары тик ун елдан соң гына, куакны яшәртү максатыннан, ел саен бер яшь көчле үсентене алмашка калдыра, бер үк вакытта бер картайган кәүсә ботакны кисеп ала барабыз.

Чуклы җимешләре көзге кыраулардан соң баллана, коелмый, череми. Аларны чи килеш кулланып, киптереп, катырып куеп, кайнатма, компот, сок, джем, куас, морс ясап була. Шәхсән үзем, суыткычта катырылган берничә төрле җиләк-җимештән кышын компот пешергәндә бер уч кара миләш кушып җибәрәм, эчемлекнең төсе искиткеч матур була. Эремчекле, алмалы бөккән пешергәндә, камыр ризыгы өстен бизәргә дә менә дигән!
 

Хәмидә Гарипова

Йорт. Бакча. Рецептлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара-миләш