Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кәбестәне кайчан чәчәргә?

Башлы кәбестә өлгерү вакыты буенча өч төргә бүленә.

Иртә өлгерешле кәбестәне март башыннан 25-28 мартка кадәр чәчәләр. Бу төрен күп үстермәгез, вакытында өзмәгәндә, ул ярыла башлый.
Уртача өлгерешле кәбестәне 25 марттан 25 апрельгә кадәр чәчәргә ярый.

Соң өлгерешлене апрель башыннан азагына кадәр чәчәләр. Ул октябрьдә генә җыела.

Кәбестә — салкынча һава торышын, яктылык, дым ярата. Үсентене өйдә үстерү бик авыр, аңа кызу, яктылык җитмәүдән өскә тартыла. Тишелеп чыгуга, төнлә температура +8...+10, көндез +15...+17 оСтан артмаска тиеш. Шуңа иртә язда парник яки теплицага чәчү отышлырак. Туфракка 10 кг га 10 аш кашыгы исәбеннән көл кушыгыз. Ул җирне ашлый, йогышсызландыра, караяк чиреннән дә саклый.

 

Чыганак:"Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев