Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

ПОДАГРАНЫ НИЧЕК ДӘВАЛАРГА?

Улым подаградан интегә. Нинди авыру бу? Ничек дәваланып була? Ниләр файдалы, нәрсәләр ярамый?

Подагра — канда бәвел кислотасы дәрәҗәсе күтәрелү, грекчадан “аяк капкыны” дигәнне аңлата. Бу чир белән ир-атлар 6-7 тапкыр ешрак авырый, хатын-кызда куркыныч климакс чорына җиткәч арта. 

Сәбәпләре — нәселдәнлек, бөер функциясе бозылу, дөрес тукланмау булырга мөмкин. Подаградан дарулар бар, аларны табиб билгеләргә тиеш, әмма аннан бөтенләйгә котылып булмый, чирне тезгендә тотарга, кискенләшүен булдырмаска гына мөмкин. Моның өчен диета тотарга, алкогольле эчемлекләрдән баш тартырга (шул исәптән шәраб, сырадан да), артык авырлыкны киметергә кирәк. Чир кискенләшкәндә, диета кырыс булырга тиеш, башка вакытта пуринлы ризыкларны чикләү җитә. Пуринга бай ризыклар — ит, бавыр, үпкә, майлы балык, диңгез ризыклары, кузаклылар. Кофеинлы эчемлекләр (каты чәй, кофе), ысланган ризыклар, майга басылган камыр ашлары, кузгалак, гөмбә, виноград, газлы, баллы сулар зыянлы. Суны җитәрлек эчәргә кирәк. Селтеле минераль су кандагы бәвел кислотасын киметә, гөлҗимеш төнәтмәсе файдалы.
Подаградан тилмерүчеләргә чамасын белеп кара һәм ак ипи, атнага 3-4 тапкыр тавык, күркә ите, майсыз балык, көнгә бер йомырка, майсыз сөт, кефир, йогырт, эремчек, барлык ярмалар (кузаклылардан кала), бәрәңге, чөгендер, кишер, кыяр, ташкабак, кабак, сельдерей, помидор, шалкан, баллы борыч, петрушка, суган,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев