Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Тешли, кадала, авыру тарата…

Җәен табигатькә чыкканда аеруча нәрсәләрдән сак булырга кирәк?

Хайваннар дөньясы безгә сюрпризлар ясап кына тора.
Фауна белән очрашканда җәйне һәм ялны бозуга ничек юл куймаска? Бүгенге күзәтүебез шул хакта.

1. Талпаннар

Нәрсә булган?
Быел алар бик еш һөҗүм итә – теш­ләнүчеләр саны көннән-көн арта, теркәлгән очраклар гына да, узган елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, чиреккә күбрәк.
Нинди хәвеф белән яныйлар?
Талпан – бик куркыныч бөҗәк. Ул нерв системасының җитди өзлегүенә, паразитлар белән зарарлануга һәм үлемгә китерә торган авырулар тарата. Иң еш күзәтелүче авырулар – энцефалит һәм боррелиоз. Беренчесеннән вакцина ярдәм итә, тик иммунитет формалашып өлгерсен өчен аны көзен эшләтү хәерле, ә боррелиоздан вакцина әлегә юк.
Бөтен талпаннар да зарарлы түгел. “Роспотребнадзор”ның урындагы идарәсе җитәкчесе Анна Казак белдерүенчә, үткәрелгән тикшеренүләр талпаннарның 0,5 проценты – талпан вируслы энцефалит, 18,8 проценты талпан боррелиозы йөртүен күрсәткән. Ягъни талпаннар, нигездә, боррелияләр белән зарарланган, алар кешедә Лайм авыруы китереп чыгара. Озак һәм катлаулы дәвалану курсы узуга караганда, сакланып йөрүең хәерлерәк.
Ничек көрәшергә?
Шәһәрләрдә һәм районнарда хакимиятләр һәм “Роспотребнадзор” белгечләре паркларны, скверларны, урман посадкаларын эшкәртә, әмма бу панацея түгел, шуңа да һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Әгәр сез походка яисә табигать кочагына чыгасыз икән, озын җиңле кием киегез, аларны беләзек сөягеннән резинка белән каптырырга кирәк. Күлмәкне чалбарга, чалбарны – оекбашларга һәм итекләргә кыстырыгыз. Башны һәм муенны косынка белән каплагыз. Вакыт-вакыт үзегезне һәм иптәшләрегезне тикшерегез.
Талпан кадалган икән, аны үзаллы алып ташларга ашыкмагыз. Якындагы поликлиникага яисә травмпунктка барыгыз, анда мотлак ярдәм итәрләр. Алынган талпанны лабораториягә анализга илтегез.

2. Тычканнар

Нәрсә булган?
Быел белгечләр кимерүчеләр саны артуын терки. Республикада инде “тычкан бизгәге” белән берничә дистә авыру ачыкланган.
Нинди хәвеф белән яныйлар?
Бу матур йонлачлар – бөер синдромлы геморрагик бизгәк, гади тел белән әйткәндә, “тычкан бизгәге” таратучылар. Башкортстанда тычкан бизгәге чыганаклары дөньяда иң зурлардан санала. Аннан вакцина юк, “бер стакан аракы” кебек халык чаралары ярдәм итми, ә вакытында дәваланмау кешене инвалид ясарга, яки үлемгә китерергә мөмкин.
Статистика күрсә­түен­чә, геморрагик биз­гәк белән ешрак урман янындагы шәхси секторда яшәүчеләр зарарлана, авыручыларның өч­тән ике өлеше – ир-егетләр. Табиблар раславынча, моңа аларның ешрак тәмәке тартуы сәбәпче. Тегене тота, моны тота, аннары пычрак кулы белән авызына кагыла.
Ничек көрәшергә?
Авыруны йорт-ихатаны җыештырган вакытта тычкан экскрементлары булган тузанны сулап, бакча эшләре вакытында куллардагы вак яралар аша, яки тычкан кагылган ризыкны ашап йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә иң мөһиме – гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү.
Шәһәр читендәге йортны һәм дачаны битлек һәм перчаткаларда гына җыештырыгыз, идәнне дезинфекция чаралары белән юыгыз, кыштан яткан киемнәрне кагыгыз һәм юыгыз. Әгәр нинди дә булса продуктларга тычкан кагылуын күрсәгез, уйлап та тормыйча аны чыгарып ташлагыз.
Пикникка барганда азык-төлекне кимерүчеләр аларга барып җитә алмаслык итеп саклагыз. Кулларны мөмкин кадәр ешрак юыгыз.

3. Ефәк күбәләге

Нәрсә булган?
Башкортстанга быел куркыныч бөҗәк – Ырынбур өлкәсеннән безнең урманнарга миграцияләгән ефәк күбәләге һөҗүм итә.
Бу күбәләк – гадәти урман корткычы, ул зур мәйданнарда агачларны кимерә. Зарарланган мәй­даннарның зурлыгы – 500 мең гектарга якын. Күп кенә көньяк районнарда гадәттән тыш хәл кертелгән дә инде.
Нинди хәвеф белән яныйлар?
Ефәк күбәләге кеше өчен куркыныч түгел, ул икътисадка зыян китерә. Күп ашаучы күбәләк корты бакчачыны бөтенләй уңышсыз калдырырга сәләтле. Кимерелгән агач һәлак булырга яки берничә ел авырырга мөмкин. Күбәләк корты агач кайрысын ашап бетергәч, җиргә төшә һәм үләнне, бөртекле культураларны һәм башкаларны ашый.
Ничек көрәшергә?
Аларга каршы авиация ярдәмендә көрәшәләр – җәй уртасына кадәр басулар һәм урманнар самолетлардан химикатлар сиптереп эшкәртеләчәк. Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкка аларны эшкәртү вакытында республиканың көньяк районнары урманнарына йөрмәскә киңәш итә.

4. Үрмәкүчләр

Нәрсә булган?
Безнең якларда төрле зурлыктагы һәм төстәге экзотик үрмәкүчләрне – тарантула, сары сак һәм башкаларны – торган саен ешрак күрергә мөмкин. Хәтта “кара тол хатын” төркеменә караучы каракуртны да очратканнар.
Галимнәр шуны теркәгән: климат үзгәрү һәм популяциясе арту нәтиҗәсенә бу үрмәкүчләрнең яшәү ареаллары киңәйгән һәм алар Ырынбурның көньяк далаларыннан Уфага кадәр күченгән. Мөгаен, мәңгегәдер.
Нинди хәвеф белән яныйлар?
Күпчелек үрмәкүчләр авырттырып тешли, ул күңелсез нәтиҗәләргә китерә ала, ләкин үлемечле түгел. Агудан кискен авырту, шешенүләр, күңел болгану һәм баш әйләнү булырга мөмкин. Кайсы очракта да мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итү зарур, ул сезнең гомерегезгә берни дә янамавына инанырга тиеш.
Ничек көрәшергә?
Үрмәкүчләргә каршы көрәшнең аерым чаралары юк. Талпаннардан, тычканнардан аермалы буларак, алар, гадәттә, аерым яши, шуңа күрә аларны күпләп агуламыйлар. Әгәр дә үрмәкүч күргәнсез икән, ул зур һәм куркыныч булган очракта да, паникага бирелмәгез – алар үзләре кешеләрдән нык курка һәм беренче булып һөҗүм итмәячәк.
Беркайчан да аларны яланкул тотмагыз – үрмәкүч саклана башлаячак. Иң гади һәм нәтиҗәле ысул – үрмәкүчкә нәрсә дә булса, мәсәлән, банка, каплагыз, аска кәгазь бите куегыз һәм урамга, йорттан ераграк урынга чыгарыгыз.

 

Автор: Резеда ГАЛИКӘЕВА

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев