Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Уразада ифтарга нәрсә ашарга?

Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан аен изгелектә үткәрүебезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза.

Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел.

Ифтарда туклану өчен идеаль схема 
Финик җимеше + су + шулпа + җиңел аксым ()+ яшелчәләр ??)

Ифтар - кояш баегач авыз ачу.

Авыз ачуны финик җимешеннән башлыйбыз. Финик җимешенең гликемический индексы югары, ул авызда төкерек бн очрашуга канда шикәр күтәрелә башлый. Без энергия керә башлаганын сизәбез.
Аннан соң 1-2 стакан җылы су эчеп куярга кирәк.

Көн буе ач торылган организм чистарыну процессын уза.
Онко күзәнәкләр, үлгән, чирле, мутант күзәнәкләр юкка чыга, токсиннар таркала. Токсиннарны организмнан чыгару өчен су кирәк. Сәхәргә кадәр максималь рәвештә су эчәргә тырышабыз.
20 минут узгач 1 стакан озак итеп кайнатылган сөяк шулпасы эчсәң бик файдалы. Андагы коллаген, магний, калий, фосфор эчәклек стеналары аша канга тарала.
Аннан соң җиңел эшкәртелә торган аксым (балык, йомырка, тавык ите, куян ите) һәм пешкән яшелчәләр, яшелчә салаты, әз генә ярмалар ашарга тәкьдим итәм.
?Ахырда үзегез теләгән баллы ризык бн чәй эчә аласыз .
Камыр ризыгы ашасагыз аны свежий яшелчәләр белән ашагыз.
Алдан шулай ук шулпа эчеп куйсагыз яхшырак, дип киңәш итә нутрициолог Чулпан Мөхлисова.

?Тоткан уразаларыбыз кабул булсын??

Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall-97160844_29825

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев