Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Виноград күп булсын

Чәчәк атар алдыннан һәм чәчәк атып бетергәннән соң ике атнадан виноградны составында азот, фосфор һәм калий булган комплекслы минераль ашлама белән тукландырырга кирәк.

“Кемира”, “Агрикола”ның махсус ашламаларын алырга була. Минераль ашламаны көл белән алыштырырга мөмкин. 10 л суга 200-300 г көл кушып, 2-3 көн төнәтергә кирәк.

Июль азагыннан виноградка азот кертергә ярамый, юкса ул яшь ботаклар үстерә, алар көзгә кадәр өлгереп җитми һәм кышын өши.
Милдью (ялган ончыл чык) һәм оидиумнан (ончыл чык) саклау өчен, чәчәк атар алдыннан һәм җимшәннәре барлыкка килгәч, “Танос”, “Фамокс”, “Профит Голд” яки “Скор” препаратлары сиптереп эшкәртергә була.

Ян сабакчаларын даими өзеп торыгыз, алар куакны хәлсезләндерә. Һава торышы уңай булмаса, яхшырак серкәләнсен өчен, “Завязь”, “Цветень” кебек препаратлар сиптерергә мөмкин. Әмма артык тәлгәшләрнең дә зыяны бар. Куакның аларның барысын да үстерергә көче җитми, тәлгәш бөрчекләнә, авыруларга бирешә, көчсезләнә. Бу очракта уңышны нормага салырга, аскы, иң эреләрен генә калдырырга кирәк.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев