66 яшьлек «УАЗ» йөртүчесе юл читенә төшеп китеп һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

66 яшьлек «УАЗ» йөртүчесе юл читенә төшеп китеп һәлак булган

Өлкән яшьтәге автомобиль йөртүче юл-транспорт һәлакәте булган урында үлгән.

Узган ялларда Татарстанның Түбән Кама районындагы трассада 66 яшьлек «УАЗ» йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Toyota автомобиле белән бәрелешкән. Өлкән яшьтәге автомобиль йөртүче юл-транспорт һәлакәте булган урында үлгән.

Моннан тыш, үзебезнең автомобиль пассажиры һәм чит ил машинасында ике пассажир төрле имгәнүләр алган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте. Фаҗиганең детальләре ачыклана.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев