Авариядә зыян күрүчеләр - биектаулар (видео)
Юл хәрәкәте иминлеге

Авариядә зыян күрүчеләр - биектаулар (видео)

Ташкичү-Иске Ашыт чатындагы көчле авариядә зыян күрүчеләр арасында балалар да бар.

Соңгы алынган хәбәрләр буенча зыян күрүчеләр Биектау районы кешеләре икәне ачыкланды. Әтнә аша Кукмарага барышлары булган. Чит ил машинасының алгы ягында ир-ат һәм хатын-кыз, ә арткы утыргычларда 5 һәм 10 яшьлек балалар утырган булган. Хәзерге вакытта алар төрле тән җәрәхәтләре белән Арча хастаханәсендә.

Йөк машиналары йөртүчеләре дә зыян күреп, хастаханәгә озатылды. Камаз машинасының йөртүчесе дә Биектау кешесе булып чыккан.

Һәркайсының исән-имин аякка басып өйләренә кайтуын теләп калабыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avariyad-zyyan-krchelr-biektaular

Һәркайсының исән-имин аякка басып өйләренә кайтуын теләп калабыз.

 

Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avariyad-zyyan-krchelr-biektaular

Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН

Тулырак: Арск-Информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев