Җиңел машина йөртүчесе  йөк машинасы белән бәрелешеп һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Җиңел машина йөртүчесе йөк машинасы белән бәрелешеп һәлак булган

Йөк машинасы йөртүчесе каршы як юлга чыгып, чит ил машинасына бәрелгән.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чит ил машинасы йөртүчесе Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешеп, куркыныч авария корбаны булган. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.

Кичә иртән иртүк республиканың Биектау районы Чыпчык авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «КАМАЗ» һәм «ДЭУ» җиңел автомобиле капма-каршы бәрелешкән.

Фаразланганча, йөк машинасы шоферы башка автомобиль белән бәрелештән читкә китәргә тырышкан, шуңа каршы як юлга чыккан һәм каршы килгән чит ил машинасына килеп бәрелгән.

«Һәлакәттә "ДЭУ" машина йөртүчесе — 50-55 яшьлек ир-ат шунда ук үлгән. Аны салоннан алу өчен коткаручылар чакыртырга туры килде», - дип уртаклашты агентлык белән фаҗига шаһитлары. 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев