Хуҗалыкта барлыгы 29 трактор һәм 31 прицеп бар, аларның барысы да язгы кыр эшләренә әзер
Әлбәттә, әзерләгән! Чөнки биредә, тәҗрибәле, үз эшләрен биш бармакларыдай белүче механизаторлар хезмәт куя. Араларында берьюлы берничә техниканы иярләүчеләре дә бар.
Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов хәбәр итүенчә, әлеге хуҗалыкта барлыгы 29 трактор һәм 31 прицеп бар. Аларның барысы да язгы кыр эшләренә әзер.
Инде басу-кырлардан трактор гөрелтесе ишетелер вакытка да күп калмый, язлар тыныч һәм имин килеп, караңгы көздән язгача тырышып әзерләгән техникаларында һәрбер механизаторга сөенеп эшләү насыйп булсын.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев