Мамадышта квадроциклда барган килеш коймага бәрелгән 12 яшьлек кыз үлгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Мамадышта квадроциклда барган килеш коймага бәрелгән 12 яшьлек кыз үлгән

Табиблар аның гомерен саклап калу өчен күпме генә тырышса да, кыз авариядән соң бер сәгать үткәч операция өстәлендә вафат булган.

Якшәмбе төнендә Мамадышта 12 яшьлек кыз квадроциклда юл һәлакәтенә очраган: ул шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән. Имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Ул авыр хәлдә булган.

Табиблар аның гомерен саклап калу өчен күпме генә тырышса да, кыз авариядән соң бер сәгать үткәч операция өстәлендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Чыганак: ТИ

Фото: «Мамадыш-информ»


дтп квадроцикл

Нет комментариев