Өч автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән «Лада» йөртүчесен хастаханәгә салганнар.

Казанның 10нчы микрорайонында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе төп юлдан бара торган каршеринг автомобиленә юл бирмәгән, шуннан соң ул йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән «Лада» йөртүчесен хастаханәгә салганнар.

Чыганак

 


Нет комментариев